Авылыбызның иң изге урыны – зират өстендәге зур үскән һәм ауган агачларны - куакларны кисеп - тапап (тураклап), зират мәйданыннан чыгарып – өеп (яндырып), чистартып - эшкәртү өчен махсус эшчеләр (мөселманнар) бригадасы ялланачак (чөнки бу зур эшне өмәләр белән генә башкарып булмый). Бу брагадага түләү өчен Озын Куак авыландагы һәр хуҗалыктан 1000 сум (иң аз бая, теләүчеләр күбрәк тә бирә алалар) акча җыела. Күпмедер сумма акчаны ике мәчеттә җыялар, ә бирергә өлгермәгән хуҗалыклардан акчаны махсус кешеләр җыярга чыгачаклар.
Бу изге эшкә барыбыз да үз өлешебезне бирик!
Зиратны чистартуда имам – хатыйплар җитәкчелек итәләр.
Аңлашылмаган сораулар булса, Озын Куак авылы җирлеге башлыгына, имам – хатыйпларга мөрәҗәгатъ итегез.
|