Пятница, 29.03.2024, 08:57


  Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход
Добро пожаловать на сайт деревни Долгий Остров Батыревского района Чувашской Республики!
Меню сайта
Мини Чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 344
Аудитория
Главная » 2015 » Август » 18 » 18.08.15 Вниманию жителей деревни!!!
14:07
18.08.15 Вниманию жителей деревни!!!

    АВЫЛДАШЛАРЫБЫЗ    ИГЪТИБАРЫНА!!!

     Озын  Куак  авыл  халкы  узган 2010 елгы  сайлауларда  үзенең  бердәмлеген, тырышлыгын, дәүләтебезнең сәясәтен,  бүгенге  заман  таләпләрен дөрес  аңлап, авыл  халкы мәнфәгатьләрен (запросларын) үтәп, авылыбыз  җитәкчеләренең, авыл  активының, халык  тарафыннан  сайлап  куйган  депутатларның  нәтиҗәле хезмәтләре  нигезендә, сайлау, югары  дәрәҗәдә  үтеп китеп, авылыбызда  бүгенге  үзгәрешләр  һәм  казанышлар (достижениеләр) тормышка  ашырылды.

     Без, үтеп  киткән 5 ел  эчендә,  хәлебездән  килгән  кадәр  тырыштык, аерым  уңышларга  да  ирештек. Шу ук  вакытта кимчелекләребез  дә  булды,  мәсәлән, билгеләп  куйган  проектларны тулаем  тормышка  ашыра  алмадык.

    Хөрмәтле  авылдашлар!  Сезнең  кайберләрегез кызыксынып  сорау  бирергә  булдырасыз: ник  шул  ук кешеләр яңадан  2015 елгы  сайлауларда катнашырга  булдылар? Җавап  бирәбез: беренчедән, бу “Бердәм Рәсәй” партиясе авылыбызда  булган уңай  күренешләрне  күреп, бердәм  булып, бер  команда  булып  эшләгәнне аңлап, яңа  сайлауларга депутатлыкка яңадан тәкъдим итте; икенчедән, үткәрелгән  опрос  күрсәткечләре нигезендә, халкыбызның  хуплавын  (поддержкасын) күреп,  ризалык  (согласие) бирдек.

     Опрос  нәтиҗәләре  (процентларда):

   Район  депутатлары Җыелышы депутатына күрсәтелгән Р. Ш. Санҗәповка - “за” - 99;

   авыл җирлеге  депутатына  күрсәтелгән -1нче  округтагы И. М. Сәйдәшевка - “за” - 90; күрсәтелгән - 2нче округтагы Р. Х. Даутовка - “за” - 89; күрсәтелгән - 3нче округтагы  Р. Ш. Даутовка - “за”- 88; күрсәтелгән - 4нче округтагы М. М. Сәйдәшевка - “за” - 92;  - 5нче округтагы депутатка  М. Н. Ибетовка - “за” - 53; күрсәтелгән - 6нчы округтагы Р. К. Вахитовка - “за” - 85; күрсәтелгән - 7нче округтагы И. А. Камалетдиновка - “за” - 87.

    Барыбыз  да  беләбез, элекке заманда илебез  белән КПСС җитәкчелек  иткән  булса, бүгенге  заманда “Бердәм Рәсәй” партиясе  җитәкчелек  итә. Элекке белән хәзергене  чагыштырганда, гаять зур яңалыклар  һәм  үзгәрешләр, уңай  якка үсешне  күрәбез. Без һәрвакыт халыкның сүзен, фикерен  ишетеп, игътибар үзәгендә  тоттык.

    Югарыда  язылган  “опрос”  нәтиҗәләре  безнең  өчен  төп этәргеч  булып  тора. Ул  инде  авыл  халкыбызның  безгә  ышанганын күрсәтә. Шуңа  таянып, күрсәтелгән  Программабызны, авылыбызның  киләчәге  өчен  ясалган  яңа проектларыбызны без, авылыбызның  активы  белән  бер  команда  булып, тормышка  ашырырга, халкыбызның ышанычын  (довериесен) акларга  тырышабыз.

      Хөрмәтле  авылдашларыбыз! 2015 елның 13 сентябрендә үткәреләчәк  сайлауда, бүгенгесе  көнгә  актив  эшләп килгән  команданың эшләгән  эшләренә  дөрес  бәя  биреп, бер - беребезне игътибарлы  тыңлап, аңлашып, дөрес  нәтиҗәләр  ясап, тавышларыгызны “Бердәм  Рәсәй” партиясе әгъзаларына: Чувашстан  Республикасы  Башлыгына  күрсәтелгән   Михаил  Василий улы  Игнатьев, район  депутатлары Җыелышы депутатына күрсәтелгән Рәшит Шәйхулла улы  Санҗәпов, авыл  җирлеге  депутатларына  күрсәтелгән - 1нче  округка  Илсур  Мансур   улы  Сәйдәшев, 2нче округка Рахимулла Хайрулла улы  Даутов, 3нче округка Рөстәм  Шәйдулла улы  Даутов, 4нче  округка Мансур  Миннәтулла  улы Сәйдәшев, 5нче  округка Ансар  Ибраһим  улы Алиуллов,  6нчы  округка Ринат  Каюм  улы  Вахитов, 7нче округка Илдар  Арифулла улы Камалетдинов  кандидатураларына тавыш   бирүегезне үтенеп  сорыйбыз.  

                                           Озын  Куак авылы җирлегенең сайлаулар  буенча эшләүче штабы.   

Просмотров: 536 | Добавил: admins | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Время
Архив записей
Календарь
«  Август 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Друзья сайта
  • Погода
          
    Статистика
    Copyright Долгий Остров © 2024