Вторник, 23.04.2024, 16:18


  Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход
Добро пожаловать на сайт деревни Долгий Остров Батыревского района Чувашской Республики!
Меню сайта
Мини Чат
200
Наш опрос
Пользователь, сколько вам лет?
Всего ответов: 506
Аудитория
Главная » 2012 » Февраль » 19 » 19.02.12 Халыкара туган тел көне белән!.
18:33
19.02.12 Халыкара туган тел көне белән!.
  21 февраль — Халыкара туган тел көне. Ул ЮНЕСКОның Генераль конференциясе тарафыннан 1999 елның ноябрендә игълан ителә. Ә 2000 елның февраленнән исә әлеге көн ел саен билгеләп үтелә башлый. Ни өчен туган тел көне дип нәкъ менә 21 февраль билгеләнгән соң? Эш шунда ки, 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә. Шушы фаҗигале вакыйгалар истәлеге итеп, 21 февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителә дә инде. Бүгенге көн өчен әлеге датаның үз әһәмияте бар. Җир йөзендә 6000гә якын тел исәпләнә. Белгечләр фаразлавынча, киләсе йөзьеллыкта барлык телләрнең 95 проценты яшәүдән туктаячак. Ел саен дистәләгән тел юкка чыга. Нәрсә соң ул туган тел? Ул — безнең газиз әниебез, ата-бабаларыбыз теле, мәдәният һәм фикер сөреше нигезе. Мин аны хәтта кешене Кеше итүче һәм үстерүче мөһим факторларның берсе дип тә атар идем. Һәр тел үзенчә матур, үзенчәлекле, ул үзенчәлекләр исә теге яки бу халыкның йолаларын, менталитетын ачып сала. Минем белән күпләр килешер дип уйлыйм: туган телен оныткан кеше үзенең тамырыннан аерыла, ата-бабалары мәдәнияте белән элемтәсен өзә, нәтиҗәдә, үзен дә югалта. Без күпмилләтле дәүләттә яшибез, аны 14 телләр гаиләсе вәкилләре булган 120 телдә сөйләшүче гражданнар тәшкил итә. Чувашия Республикасында сан ягыннан беренче урынны чувашлар алып тора, икенче урында — руслар, өченчедә — татарлар. Шулай ук удмурт, мордва, мари, украин, башкорт, белорус, әрмән, таҗик, үзбәк һәм башка милләт вәкилләре дә бар. Алар төрле телләрдә сөйләшә, һәрберсенең үз гореф-гадәтләре бар, шуңа да карамастан аркага арка терәп, бергә дус-тату гомер итәләр, эшлиләр һәм аларның барысын да тел — рус теле берләштерә. Безнең туган тел — татар теле. Мәшһүр Тукаебыз иҗат иткән, безне әниләребез бишектә көйләп йоклаткан "Туган тел" җыры теле ул. Әни, бала, туган як, Алла кебек изге сүзләрнең яңгырашы да ул татар теле! Тел бирмәгән — бил бирмәс, бил бирмәгән — ил бирмәс, дип язган әдип. Димәк, туган телне, аны саклау торган җиребезне, туган ягыбызны яклау өчен дә кирәк. Безнең һәрберебез туган телне саклауга үз өлешен кертә ала һәм кертергә тиеш тә. Моның өчен беренче чиратта үз белемеңне күтәрү мөһим. Әдәби китаплар укырга, тел байлыгыңны арттырырга, татарча камил сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Беркемгә дә сер түгел: бүгенге көндә шәһәр җирендә яшәүче милләттәшләребез көнкүреш тормышта, өйләрендә үз балалары белән туган телләрендә түгел, урысча сөйләшергә тырыша. Әлбәттә, без урыс телен белергә тиеш, тик баланы һичьюгы өйдә, ата-анасы белән татарча сөйләшү, татар телен өйрәнү хокукыннан мәхрүм итү аның киләчәгенә начар йогынты ясаячак. Бары тик үз туган телен камил белгән, яраткан кеше генә башка телләрне дә өйрәнә һәм ярата ала. Телне таныту эшендә Тукай, Пушкин кебек талантлы язучы-шагыйрьләребезнең роле зур икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Мин шулай ук телне саклауда ата-ана, укытучы-тәрбиячеләрнең өлеше чиксез дип саныйм. Бу изге эшкә иҗтимагый оешмалар, хәйриячеләр, үз халкы һәм туган иленең тугры каһарманнары — кыскасы, туган авылы, гореф-гадәтләре, йолалары һәм үз балаларының киләчәгенә битараф булмаган һәр кеше үз өлешен кертә ала. Безнең республика мәдәни чараларга бай. Аеруча Комсомол районы Тукай авылының Иҗтимагый советы эшен билгеләп үтәсе килә. Бу авылда, гомумән, зур башлангычларга нигез салына. Алар башка авылларда Иҗтимагый советлар оештырылуга булышты. Ә үз тирәсенә үзе кебек үк милләтпәрварларны туплаган Фәрит Гибатдинов җитәкләгән Комсомол районы татарларының милли-мәдәни автономиясе эше турында һәркем сокланып сөйли. Ел саен аларның тырышлыгы белән төрле зур, яңа проектлар тормышка ашырыла. Алар инде күптән район чикләрен узып, республика, алай гына да түгел хәтта Татарстанны да "яуларга" өлгерде. Авыл һәм республика Сабантуйлары, "Урмай моңы" халыкара фестивале, "Көмеш каләм" бәйгесе, "Арт-Мәдхия" мөселман җыры фестивале, Халык иҗатын өйрәнү буенча семинар-практикум, "Туган ягым-моңлы ягым" республика фестивале, "Халык рухы — минем йөрәгемдә" районара фестивале... Бу эшләрнең барысын да, инде әйткәнемчә, үз халкының каһарманнары булган милләтпәрвар егет-кызлар башкара, ә аларның хезмәте беренче чиратта туган татар телен, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларны саклау һәм киләчәк буынга тапшыруга юнәлгән. Без мондый кешеләрне танып белергә, алар турында җылы, матур сүзләр сөйләргә, эшләренә дөрес бәя бирергә һәм тырышлыкларын хөрмәт итәргә тиеш. Шунысын да ассызыкларга кирәк, бу барысы да — иҗтимагый эш, ул җәмгыять өчен эчкерсез рәвештә, бернинди хәйлә-яшерен максатсыз эшләнә. Ә ул эштә безнең барыбыз да катнаша ала. Хөрмәтле милләттәшләр! Чын күңелемнән сезне Халыкара туган тел көне белән тәбрик итәм! Сезгә рух ныклыгы, туган телдә иркен сөйләшүегезне, ата-бабаларыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен онытмый саклавыгызны телим.
Хөрмәт белән, "Бөтенроссия татар авыллары"
иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов.
Просмотров: 877 | Добавил: d-ostrov | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Время
Архив записей
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Друзья сайта
  • Погода
          
    Статистика
    Copyright Долгий Остров © 2024