Суббота, 20.04.2024, 10:45


  Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход
Добро пожаловать на сайт деревни Долгий Остров Батыревского района Чувашской Республики!
Меню сайта
Мини Чат
200
Наш опрос
Пользователь, сколько вам лет?
Всего ответов: 506
Аудитория
Главная » 2015 » Апрель » 19 » 19.04.15 Рәхмәтебезне юллыйбыз.
14:30
19.04.15 Рәхмәтебезне юллыйбыз.

        Тормыш булгач була төрле хәлләр, бер генә җан да бу фани дөньяда мәңгелек түгел. Һәммәбезнең гомер ахыры, бер Аллаһ кына белгән тәмамы бар. Якын, кадерле кешеләребез белән соңгы аерылышу никадәр моңсу, сагышлы, аянычлы авыр булмасын, бу мәҗбүри. Чөнки Аллаһ кешенең җанын фәрештәләр аша күккә меңгергәч, тәнен җир куенына иңдерергә кушкан. Бу шулай тиеш. Шушы тиеш гамәлләрне кадерлебез, әниебез Таҗетдинова Зәйтүнә Минәтулла кызын соңгы юлына озатканда җиренә җиткереп, дини таләп-ләргә туры китереп башкарган дин кардәшләребезгә, туганнарыбызга һәм барлык авылдашларга , изге, саф, эчкерсез рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Шул авыр вакыйгада безнең өчен Ходайдан сабырлык сорап, якыныбызны аклык, сафлык һәм догалар белән озатырга ярдәм иткәнегез өчен сезгә зур рәхмәт. Бары исән-имин булыгыз. Кайгы-хәсрәтсез гомерегез, картлык көн-нәрегез, соң сулышыгызга кадәр сезне озата барсын. Картаеп гүргә иңгәч тә сезне дә, безне дә шулай тиешенчә, динебезчә зурлап озатучы, аннан ары догачыларыбыз булсын, я раббым. Рәхмәт барыгызга да. Сезгә ихтирам белән

     Таҗетдиновлар гаиләсе.

Просмотров: 499 | Добавил: admins | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Время
Архив записей
Календарь
«  Апрель 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930
Друзья сайта
  • Погода
          
    Статистика
    Copyright Долгий Остров © 2024