Вторник, 23.04.2024, 16:18


  Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход
Добро пожаловать на сайт деревни Долгий Остров Батыревского района Чувашской Республики!
Меню сайта
Мини Чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 344
Аудитория
Главная » 2012 » Август » 25 » 25.09.12 Рамазан ае һәм Ураза бәйрәме йомгаклары
21:32
25.09.12 Рамазан ае һәм Ураза бәйрәме йомгаклары
     Безнең ике зур бәйрәмебез бар. Беренчесе – Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел – фитыр, ягъни Рамазан бәйрәме. Икенчесе – зөлхиҗәзә аенда уздырыла торган Гайдел -әдха, ягъни Корбан бәйрәме. Бу бәйрәмнәр бөтен Ислам дөнъясында ел саен зурлап билгеләп үтелә.
    Мөселманнар бер ай ураза тоттылар, калебләрен Хак Тәгаләгә юнәлттеләр, дога һәм намаз укыдылар, шатланып, Рамазан Гаетен каршы алдылар. Бу көнне туган-тумача бер- берсенә кунакка йөри, балалар ата-аналары янына барып хәлләрен белешә, аларга кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Рамазан – шәриф тәмамлангач, шәүвәл аеның өч көне тулысынча бәйрәм ителә.
     Озын Куак авылында мәчетнең беренче катында ураза бәйрәме бик матур билгеләп үтелде. 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәр балалар, матур киемнәрен киеп, мәдрәсәгә килделәр.
   Балалар белән әниләре, әбиләре дә килгән иде. Барысында да – бәйрәм рухы, шатлыклы йөзләр. Өстәлләр тәмле-татлы ризыклардан сыгылып тора. Балалар дини сорауларга җаваплар бирделәр, төрле уеннар уйнадылар. Бу уеннарның, викториналарның искиткеч тәрбияви моментлары күп булды. Һәр балага бүләкләр бирелде. Балалар пластилиннан альбом битләренә Аллаһы, Бисмилләһ сүзләрен язганнар, шулардан күргәзмә оештырылган иде.
    Без бик шатланып утырдык. Чыннан да, балалар – безнең киләчәгебез, безнең эшебезне дәвам итүчеләр. Алар миһербанлы, тәүфикълы булып үссәләр, киләчәгебез, һичшиксез, матур булыр.
    Шуңа күрә балаларыбызны мәдрәсәгә җибәрик, догалар, намазлар укырга, диннең асылын аңларга, төшенергә өйрәнсеннәр иде.
    Хөрмәтле авылдашлар! Сезнең ярдәмегез белән мәдрәсәгә пластик тәрәзәләр куелды. Киләчәктә газ кертү мәсьәләсе алда тора. Бу эшне дә сезнең белән башкарап чыгарбыз, инша Аллаһ.
    Йә, Аллаһым, һәрбарчабызны ярдәмеңнән ташлама.
                                       Укытучы-пенсионерка Тәзкирә Ахметова
 
Просмотров: 623 | Добавил: admins | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Время
Архив записей
Календарь
«  Август 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Друзья сайта
  • Погода
          
    Статистика
    Copyright Долгий Остров © 2024