Мөхтәрәм милләттәшләр, кадерле авылдашлар!
Сезне барчагызны да якынлашып килүче яңа 2013 ел бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм! Бәйрәмегез мөбәрәк, шатлыклы, куанычлы, күңелле, өстәлләрегез ризык тулы түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелләрегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Өй бусагаларыннан караңгылык, салкынлык, бәла-каза, кайгы-хәсрәт кермәсен. Яңа ел, бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр, саулык-сәламәтлек алып килсен. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын, якыннарыгыз, дусларыгыз һәрвакыт яннарыгызда булсын!
|