Суббота, 27.04.2024, 05:56


  Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход
Добро пожаловать на сайт деревни Долгий Остров Батыревского района Чувашской Республики!
Меню сайта
Мини Чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 344
Аудитория
Главная » 2015 » Май » 27 » 27.05.15 Сабантуй, Сабантуй...
07:24
27.05.15 Сабантуй, Сабантуй...

   Сабантуйда “Туган мәктәбеңә булыш“ акциясе игълан ителә. Быел “Үткәннәрен хәтерләгән кешенең генә киләчәге бар“ дигән девиз белән узачак. Кеше кайда гына яшәсә дә, хезмәт урынында нинди генә кәнәфи биләсә дә, туган мәктәбе, сабакташлары турында күңел түрендә матур хатирәләр йөртә. Бик күпләр җае чыкканда мәктәбенә кереп чыгарга, укытучыларының хәлен белергә тырыша. “Туган мәктәбеңә булыш“ акциясе – олы тормышка әзерләп чыгарган белем йортына җылы хисләреңне, хөрмәтеңне белдерү өчен менә дигән чара ул. Вакыт табып, туган мәктәбегезгә кереп чыгыгыз, проблемалары белән кызыксыныгыз. Ә аларны хәл итү өчен көчегездән килгәнчә ярдәм күрсәтсәгез, исемегез, мәрхәмәтле хәйрияче буларак, туган мәктәбегез тарихына язылып калыр. Белем алган икенче туган йортыгыз сезнең ярдәмне көтә, авылдашлар.

     Җыелган акчаларның барысы да үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшендә ярдәм итәчәк. Мәктәп коллективы бу изге эшкә хәлдән килгәнчә ярдәм иткән, акциядә катнашырга җыенучыларга рәхмәт белдерә.

     Катнашмый калмагыз!

Милли бәйрәмебез Сабантуе авылда 7 июньдә уза.

Сабантуймы, Сабантуй- Атлар чабышын карап, Һәм татарча көрәшеп,

Уеннар туе бит ул, Катыктан тәңкә табып, Капчык белән бәргәләшеп,

Тәм-томнар уе бит ул, Колга башына менеп, Ватмый йомырка ташып,

Җиңүләр уе бит ул. Капчык киеп, йөгереп Тапкырлыкта сынашып.

Җиңсәң әгәр, Сабантуй-эчкә сыймас туй!

САБАНТУЙ ПРОГРАММАСЫ

·​ Тантаналы өлеш.

10.00 - 2015 елгы Сабантуйны тантаналы ачу; Авыл җирлеге башлыгы чыгышы. Сабантуй кунакларының котлаулары. Сабантуй флагын күтәрү. Сабантуй символы — чигелгән сөлге эленгән колга бастырыла. Бәйрәмчә бизәлгән җигүле атларның мәйдан буенча узуы. Сәнҗапов Р.Ш. чыгышы. Иң яхшы һөнәр ияләрен тәбрикләү.

·​ Күгәрченнәр һавага очырту ;

·​ Ирекле көрәш;

·​ Массакүләм спорт чаралары :

·​ Милли көрәш;

Милли көрәш татар-башкорт көрәше буенча турнир татар-башкорт көрәше һәм гер күтәрү буенча СССРның спорт мастеры Чувашия Республикасында татар-башкорт көрәше федерациясенә нигез салучы Сәнҗапов Нәбиулла Шәйхулла улы истәлегенә багышлана; (мәйдан уртасында).

Сабан туеның милли йола уеннары; (мәйдан эчендә):

·​ Чүлмәк вату;

·​ Әйбер кисү.

·​ Капчык киеп йөгерү

·​ Катыктан тәңкә эзләү

·​ Авыш баганадан йөрү

·​ Бүрәнәдә капчык белән бәргәләшү

·​ Кашык белән йомырка ташу

·​ Бәйрәм концерты һәм ат спорт мәктәбенең шоу- программасы.

·​ (1 өлеш) Авылдашлар үзешчән сәнгать концерты;

Атларга сокланмаган кеше бар микән? Киң басу-кырлардан җирән юртакның ышанычлы, салмак чабуын карап тору күңелгә әйтеп бетерә алмаслык ләззәт бирә. Ә Сабантуйдагы атлар...

·​ (2өлеш) Новочебоксарск шәһәреннән ат спорт мәктәбенең шоу-программасы.

·​  (3өлеш) Казан кунаклары концерт программасы; ( икенче өлеше).

·​ Аттракционнар (сеткалы һәм кабартылган батут, электромобильләр, бәйрәмчә бизәлгән атларда утырып йөрү);

·​ Сәүдә нокталары, кафе хезмәте, сувенирлар һәм сәнгать товарлары белән бәйрәмчә сәүдә итү;

·​ Карга боткасы;

Сабантуйга рәхим итегез!

                                                                            Оештыру комитеты.

Просмотров: 874 | Добавил: admins | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Время
Архив записей
Календарь
«  Май 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Друзья сайта
  • Погода
          
    Статистика
    Copyright Долгий Остров © 2024