Бүген 29 июньдә (җомга көн) Озын Куак авылының 29нче мөселман мәхәлләсе мәчетенә күренекле, бу мәчетне төзүче һәм җитәкләп баручы, 1993 елдан 2017 елга кадәр Имам – хатыйп булып, авылда мөселман динен күтәрүче Рахимулла хәзрәт Шәфигулла улы Фәизов исаме бирелгән Истәлекле Такта куелды.
Истәлекле Тактаны куйганда Җәннәттәге Рахимулла хәзрәтнең таза – сау яшәп килүчеләр: тормыш иптәше Сания апа, аның уллары, туганнары, ике мөселман мәхәлләсенә йөрүчеләр катнаштылар.
Истәлекле Тактаны ясатучы, оештыручы, 20нче мөселман мәхәлләсе Имам – хатыйпы Әмир хәзрәт булды.
|