Среда, 24.04.2024, 23:56


  Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход
Добро пожаловать на сайт деревни Долгий Остров Батыревского района Чувашской Республики!
Меню сайта
Мини Чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 344
Аудитория
Главная » 2011 » Апрель » 15 » 15.04.11 Поздравляем с юбилеем!
20:34
15.04.11 Поздравляем с юбилеем!

   Хажия! Полсотни лет - хороший срок!  И нет нужды печалиться,
Пускай еще полста пройдет,
Не надо только стариться.
И в этот славный светлый день
Тебя мы поздравляем,
Здоровья, счастья и добра
От всей души желаем!
  ( с поздравлением Энвер, Сириня, Айрат, Марат Хусеиновы)

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 3675 | Добавил: | Рейтинг: 4.5/2
Всего комментариев: 6
6 Котлыйбыз!  
0
Апа!
Шатлык тулы якты коннэр
Сина гел юлдаш булсын,
Бугенге матур мизгеллэр
Гел кабатланып торсын!
Кунелен - гел игелектэ,
Сокланып хич туймыйбыз,
Юбилей-бэйрэмен белэн
Чын кунелдэн котлыйбыз!
Асхать-Фирдинә, Илнар

5 Котлыйбыз!  
0
Чал чәчләрең бигрәк күркәм,
Күзләреңдә горур сабырлык.
Ягымлы сүз — тыйнак акыл —
Барысы да үрнәк алырлык.
Сөеклебез, безнең өчен,
Изгенең изгесе син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен!
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Мәскәү каласыннан Гелсинә-Разых

4 Котлыйбыз!  
0
Котлы булсын туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Кояшныкы кебек булсын гомерең,
Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Иң изге теләкләр белән урам кызлары

3 Котлыйбыз!  
0
Капламаган әле чигәләрне ап-ак чәчләр
Күз төбендә юктыр әле күләгәләр
Син яшь әле картаймаган
Әйтерсең лә унсигездән узган чагың һаман
Саулык, муллык бәйрәмеңдә
Телим ихлас күңелдән.
Бәхетләре киллер көннәреңнең
Яхшырагы булсын бүгеннән!

Иң изге теләкләр теләп, апаң Сания


2 Котлыйбыз!  
0
Бәхет – ул чәчәк кебек. Бер дә юктан гына барлыкка килми. Аны тәрбияләп үстерергә, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Шуннан соң гына ул чәчәк ата. Бәхет чәчәге – кеше гомерен бизәүче, шәхесен, үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели торган чәчәк.
Хажия апа, синең дә бүген бәхет чәчәгең аткан мизгелләрнең бер чоры. Әйе, күр син, кара син янәшәңә, үзеңә, якыннарыңа нинди матурлык, нинди хөрмәт, дәрәҗә хөкем сөрә. Болар барысы да - синең тырышлык, синең хезмәт, холык, сабырлык, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек нәтиҗәсе.
Кайчан гына син әниеңнең кадерле кызы булсаң бүген инде тормыш иптәшеңнең сөекле хатыны, ике күз нурың, кызларыңның, улыңның изге әнисе, якыннарыңның хөрмәтле туганы хезмәттәшләреңнең үрнәк өлгесе. Барысы да: күпме шатлык – куаныч, хәсрәт, сабырлык,бәхеттән канатланып йөргән көннәр, йокысыз борчулы төннәр – һәммәсе дә узган. Бүгенге бәхетле көннәреңне җиткерер өчен, шул бәхет чәчәге таҗларын күңелеңә матур, якты, «мин бәхетле»- дип яңгыратырлык итеп җәйсен өчен узган.
Узган ул, үткән – аны үзгәртеп булмый, ә менә киләчәккә өметләр баглап, планнар корып, ниятләр ниятләп була. Шуңа да мин сиңа туган көнеңдә киләчәгеңнең бүгенгедән дә матурырак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телим. Бар хыялларың тормышка ашсын, хәләл җефетең янәшәсендә, балаларыңның иң кадерле Әнисе булып саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түреңдәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын.
Иң изге теләкләр теләп, сеңелең Гелсем

1 Котлыйбыз!  
0
Хаҗия!Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз!
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә!
Сеңелебез! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Изге теләкләр белән апаң Флизә, җизнәң Рифкать, балалары Гелшат-Рестәм, Ильшат-Райлә, Ильдар-Лилия, һәм оныклары Рамиль, Энҗе, Камиль, Шамиль, Азалия, Айсылу, Гадель.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Время
Архив записей
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Друзья сайта
  • Погода
          
    Статистика
    Copyright Долгий Остров © 2024