Озын Куак авылында яшәүче Ахмадулла белән аның пар канаты Кадирә Салеевларның 16 февральдә 70 яшьлек юбилейлары. Кадерлеләребез, сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Алдагы көннәрегездә дә һәр якты көнгә шатланып, исән- сау булып, кайгы- хәсрәт күрмичә,бергә тигезлектә, бәхетле гомер кичерергә язсын.
Әти- әни безгә газизләр сез,
Гел янәшә яшәп килгәнсез.
Йөрәк җылыгызны, назыгызны,
Тигез итеп безгә бүлгәнсез.
Ходай бирсен бәрәкәтле тормыш,
Тыныч картлык сезгә гомергә.
Гөрләп торган тулы шатлык белән,
Яшик әле шулай гел бергә.
Иң изге теләкләр белән Ульяновскийда яшәүче Гөлназ- Илдус, оныклары Зилә, Ильяс. 16.02.2010 г.
|