Суббота, 20.04.2024, 05:43


  Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход
Добро пожаловать на сайт деревни Долгий Остров Батыревского района Чувашской Республики!
Меню сайта
Мини Чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 344
Аудитория
Главная » 2020 » Январь » 12 » 12.01.2020 ел. Әниләрен котлап...
16:04
12.01.2020 ел. Әниләрен котлап...

​​​​​​      Бүген, 12 гыйнварда Озын Куак авылында яшәүче Сәйдәшева Гөлмеҗиһан Сабир кызының 90 яшьлек юбиелына балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелды. Зур өстәл артында табынны Сүрәдәт башлап ачып җибәрделәр, һәм һәрберсе үзенең теләкләрен әйтеп котладылар. Гөлмеҗиһан әби үзенең күргәннәрен, тормыш юлларын, сугыш вакытын сөйләп, бүгенгесе көнгә яшәвенә, балаларының игътибарына шатланып торуын сөйләде. Бәйрәм табыны күңелле үтте.

Бар нәрсә табып була җирдә,

Табып була эшне, акчаны.

Сатып алып була зур байлыкка,

Чит илдәге гүзәл бакчаны.

Тик сатылмый җирдә сәламәтлек,

Сатып алып булмый гомерне.

Табып булмый әгәр бер югалтсаң,

Бу дөньяда әти – әнине.

Шуңа күрә яшәгәндә дуслар,

Кадерлик без әти – әнине.

Алар безгә гомер бүләк иткән,

Иң газизлар җирдә түгелме?

Күп нәрсәне рәтләп була җирдә,

Я табыла аның башкасы.

Ә югалтсаң әти – әниләрне,

Аларның бит булмый яңасы.

Просмотров: 389 | Добавил: admins | Рейтинг: 4.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Время
Архив записей
Календарь
«  Январь 2020  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Друзья сайта
  • Погода
          
    Статистика
    Copyright Долгий Остров © 2024