Бүген, 12 гыйнварда Озын Куак авылында яшәүче Сәйдәшева Гөлмеҗиһан Сабир кызының 90 яшьлек юбиелына балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелды. Зур өстәл артында табынны Сүрәдәт башлап ачып җибәрделәр, һәм һәрберсе үзенең теләкләрен әйтеп котладылар. Гөлмеҗиһан әби үзенең күргәннәрен, тормыш юлларын, сугыш вакытын сөйләп, бүгенгесе көнгә яшәвенә, балаларының игътибарына шатланып торуын сөйләде. Бәйрәм табыны күңелле үтте.
Бар нәрсә табып була җирдә,
Табып була эшне, акчаны.