Яхшылык эшләү һәр кешенең күңеленнән, кулыннан килә. Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә чагыла. Дустыңа, күршеңә, туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеңә елмаеп карау, егылса кул бирү, булдыра алганча авыр хәлендә ярдәм итү, яхшы бүләкләр, яңалыклар белән шатландыру – болар барысы да яхшылык инде.
Кешегә яхшылык эшләү бик кирәк, чөнки син эшләгән яхшылык җирдә ятмый. Ул яхшылык булып барыбер үзеңә әйләнеп кайта.
Кеше тормышында төрле хәлләр була. Аның янында туганнары, дуслары, ярдәм итүчеләре булганда, ул тиз генэ авырлыкларга бирешми. Без бүгенләп нәкъ шундый кешеләргә рәхмәт сүзебезне әйтәсебез килә. Кызыбыз Илүсәгә ярдәм күрсәткән Сәнҗапов Рәшит Шәйхулла улы, Хисаметдинов Әлфир Нәбиулла улына, туганнарга, авылдашларга олы рәхмәтебезне белдереп Тухфетулловлар гаиләсе.