Краснодар шәһәрендә узган Бөтенроссия авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр форумында катнашкан Чувашстан Республикасы фермеры Рәшит Сәнҗәпов пленар утырышны әнә шулай дип бәяләде һәм ил Президенты Владимир Путинның сүзләренә зур өмет баглавын белдерде.
Президенттан кала, әлеге форум эшендә Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлык хуҗалыклары, тармак союзлары һәм ассоциацияләре, Россия һәм чит ил белгечләре һәм башкалар катнашты. Татарстанны исә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм тагын берничә кешедән торган делегация тәкъдим итте.
«Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе Чувашстан Республикасының Батыр районы, Озын Куак авылында
...
Читать дальше »