Вторник, 23.04.2024, 19:17


  Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход
Добро пожаловать на сайт деревни Долгий Остров Батыревского района Чувашской Республики!
Меню сайта
Мини Чат
200
Наш опрос
Пользователь, сколько вам лет?
Всего ответов: 506
Аудитория
Главная » 2013 » Ноябрь » 23 » 23.11.13 Әниләр көне.
08:36
23.11.13 Әниләр көне.
     Ел саен ноябрьнең соңгы атнасында иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә.
    Иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне Россиядә чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтелә башлады. Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 ел 30 гыйнварыннан 120-нче номерлы "Әниләр көне турында”гы указы нигезендә әлеге бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә. Быел Әниләр көне 24 ноябрьгә туры килә.
    Әниләр көне – безгә тормыш бүләк иткәннәре, бар тырышлыкларын куеп, бала дип җан атып тәрбияләүләре, эчкерсез мәхәббәтләре өчен олылау, хөрмәтләү көне.
   Хөрмәтле авылдашларым, Озын Куак авылында яшәп ятучы кадерле әниләр!
    Сезне чын күңелемнән бу матур көн белән тәбрик итәм. Сезгә тормышыгызда гаилә бәхете, балаларыгызга ана назы биреп, аларны аңлап, туры юл күрсәтеп яшәвегезне телим. Иң мөһиме – сәламәтлек, таза – сау булып, балалар игелеген күреп, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын сезгә. Дөньялар имин булсын! Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә - якты дөньяны ?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.
Тормыш яме - Әнкәй, хатын- кыз !!!
      Иң изге теләкләр белән мәктәп китапханәчесе  Гөлсинә.
Просмотров: 629 | Добавил: admins | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Время
Архив записей
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Друзья сайта
  • Погода
          
    Статистика
    Copyright Долгий Остров © 2024