Ел саен ноябрьнең соңгы атнасында иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә.
Иң матур һәм якты бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне Россиядә чагыштырмача күптән түгел билгеләп үтелә башлады. Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 ел 30 гыйнварыннан 120-нче номерлы "Әниләр көне турында”гы указы нигезендә әлеге бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә. Быел Әниләр көне 24 ноябрьгә туры килә.
Әниләр көне – безгә тормыш бүләк иткәннәре, бар тырышлыкларын куеп, бала дип җан атып тәрбияләүләре, эчкерсез мәхәббәтләре өчен олылау, хөрмәтләү көне.
Хөрмәтле авылдашларым, Озын Куак авылында яшәп ятучы кадерле әниләр!
Сезне чын күңелемнән бу матур көн белән тәбрик итәм. Сезгә тормышыгызда гаилә бәхете, балаларыгызга ана назы биреп, аларны аңлап, туры юл күрсәтеп яшәвегезне телим. Иң мөһиме – сәламәтлек, таза – сау булып, балалар игелеген күреп, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын сезгә. Дөньялар имин булсын! Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә - якты дөньяны ?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.
...
Читать дальше »
Просмотров:
661
|
Добавил:
admins
|
Дата:
23.11.2013
|