Суббота, 20.04.2024, 08:25


  Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход
Добро пожаловать на сайт деревни Долгий Остров Батыревского района Чувашской Республики!
Меню сайта
Мини Чат
200
Наш опрос
Пользователь, сколько вам лет?
Всего ответов: 506
Аудитория
Главная » 2017 » Март » 6 » 6.03.2017 Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!
22:00
6.03.2017 Ягез әле, әбиләр һәм оныклар!

  6 март  көнне Озын Куак урта мәктәбенең актлар залында   “Ак калфак” Чувашия Республикасы татар хатын –кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы  чарасы узды. Бәйге “ Әби һәм онык”дип аталды. Газиз әбиләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек хисләре, гаилә традицияләренә ихтирам тәрбияләү максаты белән оештырылды. Кичәбезгә авылыбыздан балалары, оныклары белән бергә яшәүне хуп күрүче  әбиләр дә  чакырылган иде. Алар бәйгедә катнашучыларга көч биреп, аларны рухландырып, кул чабып торган тамашачыларыбыз булдылар.

  Бәйге программасына  Батыр районының Кызыл  Чишмә, Шыгырдан, Кыр Бикшиге, Кызыл Камыш авылыннан кунаклар, ә Комсомол районнынан Урмайдан  2 гаилә, Чичкан, Әлебашы авыллары катнашты.  Хамдеева Әнисә Әхать кызы оныгы Рузилә белән туган авылыбыз данын якладылар. Бәйгегә чын мәгънәсендә татар халкының  гореф-гадәт һәм  йолаларын хөрмәт итүче, милли сыйфатларда тәрбияләнгән  кешеләр килгән иделәр. Алар тамашачы күңелендә  дә халкыбызның матур йолаларына, гореф-гадәтләренә ихтирам уяттылар, хәтер җепләрен сүтеп, бик күпләрне яшьлек елларына алып кайтылар.

Бәйгедә барлыгы дүрт ярыш әзерләнгән иде. Беренче ярыш “Кыскалыкта осталык”, икенче ярыш “Тылсымлы сүзләр”, өченче ярыш “ Бишек җырлары”, дүртенче ярыш “Тәмле ризыклар” дигән исемлектә үтте. Бәйрәмне Озын Куак урта гомум белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Зелфирә Шәйхулла кызы Тазетдинова үзенең җанга үтеп керә торган ягымлы сүзләре белән бик матур итеп алып барды.  Чара җыр-моңга  бик бай булды. Музыка укытучысы А. А. Хисаметдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Ш. Тазетдинова һәм  укучылар башкарган җырлар халык күңеленә бик хуш килде.  Килгән кунаклар да  үзләренең җырларын, мөнәҗәтләрен яңгыраттылар. Татарның элек-электән килгән чәй эчерү-ихтирам билгесе дип саналган   бик яхшы гадәтен истә тотып  хөрмәтле кунакларыбызны  чәй табынында утырттык.  Авылдашыбыз Рәшит Шәйхулла улы Санзяпов  ярдәме белән чәй табыныбыз бик мулдан булды . Бәйге-кичәдә исап-хисап эшен алып баручылар:  ЧР хатын – кызларның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Сания Мәвлет кызы Ишмуратова, авылыбызның хөрмәтле хатын-кызы, 6 онык әбисе, өч буын яшәгән гаилә әгъзасы Гөлбану  Кәлимулла кызы Сабирҗанова,  Комсомол районы Чичкан авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Рафаил кызы Мәзитова. Жюри комиссиясе йомгак ясап, һәр катнашучы әби һәм оныкны төрле номинацияләрдә грамота белән бүләкләделәр .Күңелдә матур мизгелләр калдырган искиткеч бәйрәм булды ул!

Бу бәйрәмне оештыруда актив катнашканнары өчен мәктәп директоры  Сәйдәшев Мансур Минәтулла улына, авыл җирлеге башлыгы Алиуллов Фәнил Ансар улына, районның депутатлар җыелышы депутаты, крестьян-фермер хуҗалыгы рәисе Санзяпов Рәшит Шәйхулла улына, Озын Куак авылы старостасы Даутов Рахимулла Хәйрулла улына, татар теле укытучылары Тазетдинова Зелфирә Шәйхулла кызына, Тазетдинова Гелнара Шәйдулла кызына һәм Озын Куак урта гомум белем бирү мәктәбендә эшләүче хезмәткәрләргә  зур рәхмәтебезне белдерәбез! 

Просмотров: 599 | Добавил: admins | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Время
Архив записей
Календарь
«  Март 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Друзья сайта
  • Погода
          
    Статистика
    Copyright Долгий Остров © 2024