6 март көнне Озын Куак урта мәктәбенең актлар залында “Ак калфак” Чувашия Республикасы татар хатын –кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы чарасы узды. Бәйге “ Әби һәм онык”дип аталды. Газиз әбиләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек хисләре, гаилә традицияләренә ихтирам тәрбияләү максаты белән оештырылды. Кичәбезгә авылыбыздан балалары, оныклары белән бергә яшәүне хуп күрүче әбиләр дә чакырылган иде. Алар бәйгедә катнашучыларга көч биреп, аларны рухландырып, кул чабып торган тамашачыларыбыз булдылар.
Бәйге программасына Батыр районының Кызыл Чишмә, Шыгырдан, Кыр Бикшиге, Кызыл Камыш авылыннан кунаклар, ә Комсомол районнынан Урмайдан 2 гаилә, Чичкан, Әлебашы авыллары катнашты. Хамдее
...
Читать дальше »