Четверг, 28.03.2024, 20:33


  Главная | Мой профиль | Регистрация | Выход | Вход
Добро пожаловать на сайт деревни Долгий Остров Батыревского района Чувашской Республики!
Меню сайта
Мини Чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 344
Аудитория
Главная » 2013 » Август » 6 » 6.08.13 Изге Рамазан ае
11:11
6.08.13 Изге Рамазан ае
    Яңача яшэүгә 20 ел гына булса да авылыбызны мәчетсез, азан тавышыннан башка яшәвен күз алдына да китереп булмый. Хәзерге яшь буын шул моңлы азанны көн дә тыңлап үсә. Авылыбызның һәр йортына җанга җылы бирә торган рәхәтлекне, сихәтне мәчетебез манарасыннан, бәрәкәт яудырып, моңлы азан тавышы тарата, олысын-кечесен намазга чакыра...
    Барлык айларның да солтаны булган Рамазан аеның 31 көне дә – һәр мөселман өчен олуг бәйрәм булып тора, шуңа күрә аны һәрбер мөселман кешесе шатланып көтеп ала. Бу изге айда ураза тоту, кичләрен тәравих намазларын уку мөэминнәрне Аллаһы. Тәгаләгә тагын да якынайта. Кеше үзен Аллаһының чын колы итеп таный.
    Рамазан айларында авылыбызның гүзәллеген аеруча тоясың. Безнең авыл халкы өчен ул "кунак ае” дип тә санала. Балаларның тәрбиясендә яшәгән кадерле әби-бабаларыбыз, урамнарны тутырып, бер-берсенә кунакка барышалар, Коръән сүрәләрен тыңлыйлар. Ай дәвамында авыз ачтыру, бүләкләр, күчтәнәчләр бирешү бәндәләрнең берләшүенә, күңелләрен сафлануына, йомшартуына китерә.
   Гаиләң белән бергә - бергә сәхәр ашау, намаз уку, ифтар кылу, тәравихка йөрү Рамазан аенда башкарыла. Шунын өчен авылыбызда вакытында ике мәчет төзелде, алар халыкка күңелен шатлык, горурлык хисе били.
   Авылыбызның һәр йортында балаларыбызга яшьтән үк телебезне, динебезне, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне, Ислам кануннарын, шәригать кагыйдәләрен өйрәтеп килгәндә генә, алар чын мөселман кешесе булып җитешерләр, Аллаһ боерса.
   Рамазан ае үтеп бару унае белән  8нчы августта иртән ике мәчеттә дә Ураза Гаете укыла, шунда бөтен мөселманнарны чакырабыз.
Просмотров: 634 | Добавил: admins | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Время
Архив записей
Календарь
«  Август 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Друзья сайта
  • Погода
          
    Статистика
    Copyright Долгий Остров © 2024